Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы вәкилләре булачак чыгарылыш укучылары белән очрашты

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 3 апрелендә М.Вахитов исемендәге Гимназия базасында "Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты" ЮБ ФДБМУ Казан институты вәкилләре белән шәһәр гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узды. Очрашуда югары уку йортында гамәлгә ашырыла торган югары белем бирү программалары һәм урта звено белгечләрен әзерләү программалары исемлеге игълан ителде. Шулай ук югары уку йортының өстенлекләре дә билгеләп үтелде: заманча матди-техник база, дәүләт органнарында һәм учреждениеләрдә практика, эшкә урнашуда ярдәм итү, актив студентлар тормышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International