2019 елның 1-3 апрелендә Арча шәһәренең "Арча" спорт комплексында 2008-2009 елгы егетләр арасында Татарстан Республикасы Кубогына мини-футбол буенча турнир узды. Кубок өчен ярышларда Татарстанның иң яхшы 24 командасы көч сынашты. Алар арасында: Казан, Яр Чаллы, Арча, Байлар Сабасы, Нурлат, Лаеш, Баулы, Минзәлә, Әтнә, Биек Тау, Мамадыш, Актаныш, Буа.Турнир финалында "БАТЫР" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (Буа шәһәре) тренеры Садыйков Р. Р. һәм Байлар Сабасы шәһәренең "Олимп" командасы очрашты, киеренке көрәштә "БАТЫР" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы җиңү яулады һәм ТР Кубогы - 2019 иясе булды.
Чара кысаларында турнирның "Иң яхшы уенчылары" билгеләнде, безнең командада ул Роман Романов булды.
Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез!
.jpg)
.jpg)