Казан табиблары түләүсез лекцияләр барышында шәһәр халкына һәм кунакларына йөрәк-кан тамырлары авыруларын ничек булдырмаска икәнлеге турында сөйләячәкләр. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.
Медиклар мәгълүматларына караганда, Россиядә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары башка чирләрдән ешрак үлемгә китерә. Татарстанда бу чирләрдән республиканың һәр бишенче кешесе җәфа чигә.
Лекция вакытында медиклар тыңлаучыларга йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау чаралары һәм симптомнары турында сөйләячәкләр, сәламәт яшәү рәвешенә карата киңәшләр бирәчәкләр.
Лекция бүген 16 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан, Некрасов ур., 7. Алдан тыңлаучыларга 279-25-02 телефоны буенча язылырга кирәк.