Казанда Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үтәчәкләр

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

7 апрельдә Кремль яр буенда Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үтәчәкләр. Биредә актив уеннар, мастер-класслар һәм күрсәтмә спорт чыгышлары узачак. Бәйрәмне пирс янындагы төп сәхнәдә зумба һәм аэробика буенча мастер-класс ачачак. 15.00 дә активлыклар сугыш сәнгате буенча күрсәтмә чыгышлар белән дәвам итәчәк. Воркаут-мәйданчыкта  снарядлар кулланып һәм турнирларда әйләнмәле күнегүләр буенча күрсәтмә чыгышлар сәг.14:00 башланачак. Үзәк аллеяда 14:00 сәгатьтә Казанның алдынгы радиостанцияләре чарага килүчеләргә тәмле һәм файдалы ризыклар – сәламәтлек һәм дөрес туклану символы булган яшелчәләрдән ашарга яраклы букетлар өләшәчәк, шулай ук Кремль ярыннан туры эфир алып барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International