Бүген, 4 апрель көнне Буа мәдрәсәсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Чуваш Республикасы, Кайбыч, Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы районнары имамнары, шулай ук православие дине вәкилләре һәм Буа районы ведомстволары җитәкчеләре катнашында "Традицион ислам кыйммәтләре һәм экстремизм идеологиясенә карата тискәре мөнәсәбәт" темасына түгәрәк өстәл узды.
Катнашучыларны Марат Җәббаров сәламләде: "Буа районында бердәм тату гаилә булып татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар, башка милләт вәкилләре яши. Безнең уртак бурычыбыз-рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, һәр дин үзенчәлегенә хөрмәт белән карап, республикада халыкның бердәмлеген һәм тотрыклылыкны саклау һәм ныгыту. Дини конфессияләр – православие һәм ислам руханилары вәкилләре әхлак нигезләрен ныгытуда, милләтара һәм динара татулыкны ныгытуда мөһим роль уйный. Безнең районда 61 мәчет, 8 чиркәү эшли. Аларда дини кануннарга гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, гаилә традицияләрен ныгытуга, сабырлык һәм толерантлык тәрбияләүгә дә зур игътибар бирелә», - дип ассызыклады ул һәм очрашуда катнашучыларга куелган бурычларны хәл итүдә нәтиҗәле эш теләде.
Очрашуда катнашучылар традицион рухи кыйммәтләрне экстремистлыкка каршы тору ысулы буларак тәрбияләү, белем бирү оешмалары арасында шәхеснең рухи-әхлакый үсеше, яшьләрне террорчылык оешмаларына җәлеп итүне булдырмау чаралары һәм башка мәсьәләләр каралды.
Анда катнашучыларның барысы да белемсезлеккә каршы көрәш, экстремизм һәм терроризм идеологиясе, яшьләрне рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләү буенча халык белән профилактик эшнең мөһимлеген, шул рәвешле җәмгыятьтәге тынычлыкны, милләтара татулыкны һәм тотрыклылыкны саклауга өлеш кертүләрен билгеләп үттеләр.
Очрашу ахырында тиешле резолюция кабул ителде.