Шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Буа туган якны өйрәнү музеенда «Татарстанның музей язы-2019» республика акциясе һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

Яшь гражданнарга паспортлар һәм бүләкләр Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы Буа районындагы идарәсе җитәкчесе Г. Заһидуллина, «Бердәм Россия» партиясенең Буа бүлекчәсе җитәкчесе Н.Храмова, район ветераннар Советы Рәисе З. Хөснетдинова, КФҮ ДБУ филиалы җитәкчесе Л. Гонджуа, музей хезмәткәрләре тапшырдылар.

Чара ахырында Буа муниципаль районы турында фильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International