"Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясендә катнашучылар "Арктика" боз сараенда булдылар

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Республикакүләм “Мин татарча сөйләшәм” акциясе 10 елдан артык Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә бик уңышлы уздырылып килә. Акция кысаларында Татарстанның белем бирү учреждениеләре арасында бәйге оештырыла.

Бу бәйгедә ел саен 2 нче лицей укучылары катнашып, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән рәхмәт хатлары, призлар алалар. Быел да “Мин татарча сөйләшәм” акциясе “Татарстан Республикасында 2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында 21 февраль – 26 апрель дәвамында уза. 2 нче лицей укучылары һәм укытучылары быел да бу акциядә актив катнашалар. Бүген “Мин татарча сөйләшәм” акциясе белән боз сараена барып, яшь хоккейчылар белән татарча аралаштып, бергә тимераякта шудылар.

 Акция кысаларында чаралар әле күп булачак. Бу өлкәдә эшне дәвам итүләрен азсызыклап үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International