Бүген, 4 апрель көнне Буа муниципаль районында мәктәп укучыларының танылган спортчылар – «Ак Барс»клубы хоккейчылары белән очрашуы узды. Яшь спортчылар белән очрашуга Гагарин Кубогы ияләре Россия чемпионнары Данис Зарипов, Артем Лукоянов, Никита Лямкин, Андрей Попов килгән иде.
Чараны тантаналы рәвештә Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров ачты. Ул уенчыларны сәламләде һәм бүгенге очрашуда катнашулары өчен рәхмәт белдерде: «Балаларда физик культурага, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну артуда моның белән профессиональ шөгыльләнүче һәм бу өлкәдә зур казанышларга ирешкән кешеләрнең шәхси үрнәге зур әһәмияткә ия. Сез кебек кешеләр белән очрашу, алар белән турыдан-туры аралашу балага спортчы яки, һәрхәлдә, физик яктан алга киткән кеше, һәрберебез булырга мөмкинлеген, бары тик тырышлык һәм үҗәтлек куярга гына кирәклеген аңлау мөмкинлеге бирә».
Очрашу дустанә җылы шартларда, матбугат конференциясе форматында узды: балалар сораулар бирделәр, кунаклар аларга җавап бирделәр. Чарада катнашучылар спорт тормышы, тренировка процессы, спортчыларның җиңел булмаган уңышлары турында белделәр. Аннан соң хоккей буенча тренер Масленцев И. А. һәм 2005 елгы хоккейчыларны - «Арктика» командасын хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге казанышлары өчен бүләкләү тантанасы узды. Матбугат конференциясе тәмамланганнан соң буалылар танылган хоккейчылар белән истәлеккә фотога төште һәм автографлар алды.
Аннан соң чара "Арктика" спорт мәктәбе бозында дәвам итте, анда «Ак Барс» клубы хоккейчылары спорт мәктәбе укучылары, яшь хоккейчылар өчен мастер-класслар үткәрделәр.