Бүген, 4 апрельдә, Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Визажист» һөнәре буенча курслар ачылды. Анда 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган 11 хатын-кыз укырга кереште. Уку тәмамланганнан соң курс тыңлаучылары визаж өлкәсендә яңа технологияләр һәм заманча техник алымнарга өйрәнәләр, финанс грамоталылыгы нигезләре белән танышачаклар, шулай ук «һөнәри табышка салым»ның нәрсә икәнен беләчәкләр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге курслар - 3 яшькә кадәр бала карау буенча декретында булган һәм рәсми рәвештә эшкә урнашкан әниләр өчен өстәмә белем алырга, яңадан әзерләү, я башка күнекмәләр алу буенча курслар узарга мөмкин булган махсус программа. Һөнәрләрнең тулы исемлеген Буа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итеп белергә була.