Ел саен, 28 апрельдә, Халыкара хезмәт оешмасы инициативасы белән Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Кеше тормышына караганда кыйммәтләр юк! Бу бик мөһим лозунг һәм куркынычсызлык гарантияли торган хезмәт идеясе бөтен дөньяда пропагандалана.
Бу көн алдыннан, җәмәгатьчелек игътибарын хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук эшчәнлекнең барлык өлкәләренә хезмәт культурасын алга этәрү максатларында, Буа муниципаль районында 1 апрельдән 1 июньгә кадәр хезмәтне саклау айлыгы уза. 2019 елда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне Буа муниципаль районында «Хезмәтне саклауда профилактика культурасын бергә күтәрәбез " дигән лозунг астында уза. Кампаниянең максаты - имин хезмәт, сәламәт җитештерү тирәлеген тәэмин итү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм хезмәт эшчәнлеген саклау буенча профилактик чаралар үткәрү.
Шуның белән бәйле рәвештә, икеайлыкны үткәрү чорында безнең район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре территорияседә гамәлгә ашырыла торган предприятиеләр (оешмалар) чаралары турында эчке боерыклар чыгарырга тиеш: хезмәтне саклау өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрү; «түгәрәк өстәл» утырышлары; хезмәтне саклау эшен иң яхшы оештыруга смотр-конкурслар, аларны массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту белән. Шулай ук хезмәткәрләрне эшләрне куркынычсыз башкару алымнарына өйрәтүне оештырырга, тематик стена газеталары, плакатлар, мәгълүмати материаллар һәм стендлар чыгарырга, нормаларны үтәү, эш урыннарында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү өлешендә таләпләрне һәм рекомендацияләрне яктыртучы стендлар чыгарырга, хезмәткәрләр арасында хезмәтне саклау кагыйдәләрен белү, индивидуаль саклану чаралары һәм янгын сүндерү чаралары белән файдалану буенча конкурслар үткәрергә киңәш итәбез.
Районның һәр оешмасында Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан чаралар оештырылыр һәм алар, һичшиксез, нәтиҗә бирер дип өметләнәбез.