Мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгын электрон һәм кәгазь документка алмаштырачаклар

2019 елның 5 апреле, җомга

Персонификацияләнгән исәпкә алу турындагы законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, СНИЛС турында мәгълүмат кешегә мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгын алмаштырачак электрон яки кәгазь документ (белешмә) рәвешендә биреләчәк. Элек бирелгән иминият таныклыклары да гамәлдә булачак, шуңа күрә гражданнарга документларны сайлап алу өчен Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Кабул ителгән үзгәрешләр, шул рәвешле, СНИЛСның гадәти кәгазь форматын саклап кала һәм аны яңа электрон мөмкинлекләрдән тулыландыра. Яңа үрнәктәге документны тапшыру акрынлап, закон тарафыннан барлык төзәтмәләрне гамәлгә ашыруга бирелгән өч ай дәвамында башкарылачак.

"Белешмә иминият таныклыгында чагылдырылган барлык мәгълүматны үз эченә ала: кешенең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, туган көне һәм урыны, җенесе һәм турыдан-туры СНИЛС үзе. Аның кәгазь версиясен КФҮләрдә, шулай ук клиент хезмәтендә яки Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәсендә алырга мөмкин булачак. Электрон документ һәрвакыт шәхси кабинетта була", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Расланган Тәртип нигезендә иминият таныклыгы яңадан торгызылырга һәм алыштырылырга тиеш түгел. Аның урынына иминләштерелгән затлар яңа үрнәктәге документ (белешмә) алачак.

Россия Пенсия фонды хезмәтләре һәм сервисларыннан электрон рәвештә https://es.pfrf.ru сайтында гражданинның Шәхси кабинетында файдаланыгыз.

РПФның кайнар линиясе 8-800-600-44-44
ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-сайтлар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, +7937-62-60-81 pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International