Буа муниципаль районында "Мөстәкыйль балалар" Республика наркотикларга каршы проектын, Наркомания профилактикасы муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында "Әзер бул!Юк, дип әйт!" республика акциясе старт алды. Район мәктәпләренең SMS-отрядларыннан беренче булып шәһәр урамнарына "РОСТ' ок" Буа шәһәренең 2 нче лицее SMS-отряды чыкты. Укучылар "Канунны беләсеңме?" дигән викторина үткәрделәр, тыелган матдәләр белән теләсә нинди гамәлләр җинаять җаваплылыгына тартыла дип аңлаттылар.