Буада укучыларның I зона математика конференциясе узды

2019 елның 6 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Буа шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында кичә, 5 апрельдә, мәктәп укучыларының «Гипотезадан ачылуга»I зона математика конференциясе узды. Әлеге чара талантлы укучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны бүләкләү, укучылар проект һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеген җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан үткәрелде.

Конференциядә Буа, Тәтеш һәм Апас районының 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Конференция өч секция буенча үткәрелде: 5-6 сыйныф укучылары өчен – «минем беренче проектым»; 7-8 сыйныфлар өчен – «Гипотезадан ачылуга»; 9-11 сыйныфлар өчен «Мин – тикшеренүче».

Җиңүчеләр һәм лауреатлар Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе грамоталары һәм бүләкләре белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International