Хөрмәтле салым түләүчеләр! Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы Федераль салым хезмәте районара инспекциясе декларация кампаниясен тәмамлау өчен санаулы көннәр калуын искәртә.
2018 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар үз исәпләре урыны буенча салым органына 2019 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш.
Салым органнарына салым декларациясен мөстәкыйль тапшырырга тиешле гражданнар:
- милкендә минималь яшәү срогы ким булган фатирны сатты (3 елдан ким, 2016 елның 1 гыйнварыннан соң милеккә алынган күчемсез мөлкәткә карата- 5 ел)
- башка милекне, шул исәптән 3 елдан да ким булган машинаны сатты
- кыйммәтле кәгазьләрне сатты
- якын туганнарыннан түгел кыйммәтле бүләкләр кабул итте
- лотереяда отты
- милекне арендага биргән
- яки чит ил чыганакларыннан табыш алган.
Салым декларациясе салым органына шәхсән яисә вәкил аша тапшырылырга мөмкин, "салым түләүченең шәхси кабинеты" интерактив сервисы аша электрон формада тапшырыла яки кертемнәр исемлеге белән почта аша җибәрелә ала.
2017 ел керемнәре буенча салым декларациясен тутыру һәм тапшыру өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисын куллану аеруча уңайлы. Сервис ярдәмендә онлайн НДФЛ буенча салым декларациясен интерактив режимда тутыру мөмкинлеге бар. Электрон имза белән имзаланган декларация салым органына җибәрелә һәм аның статусын күзәтеп бару өчен уңайлы була бара.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, барлык салым инспекцияләрендә физик затлар өчен Ачык ишекләр көннәре узачак:
2018 елның 25 апрелендә 8.00 дән 19.00 гә кадәр
2018 елның 26 апрелендә 8.00 дән 19.00 гә кадәр
Бу көннәрдә һәр граждан декларация тапшырырга, аны тутыру тәртибе турында консультация алырга, программа ярдәмендә декларация тутыруда ярдәм итәргә яки шәхси кабинет аша белешергә, салым хезмәтенең электрон сервислары белән таныша, бурычлар яки өстәмә түләү турында мәгълүмат ала, салым салу буенча теләсә нинди сораулар бирә алачак.