Шушы көннәрдә Яшьлек балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында Атказанган физик культура хезмәткәре Л. Н. Вәлиуллин истәлегенә багышланган яшүсмерләр арасында баскетбол буенча турнир узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Буа шәһәренең Лицей-интернаты, 2 урын - Буа шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче мәктәп, 3 урын - Буа шәһәренең 2 нче лицее.