Шимбә көнне Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкә узды, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәр Башкарма комитетлары тарафыннан оештырылды.
Ярминкәдә Буа муниципаль районының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең һәм АПК предприятиеләренең азык-төлек һәм товарлары тәкъдим ителде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәрлеләр арасында ихтыяҗ зур. Бу көнне биредә Шәһәр халкына ит, бал, казылык, бәрәңге, яшелчә, икмәк-күмәч эшләнмәләре, чәк-чәк, шикәр комы, он һәм башка продукция арзан бәягә тәкъдим ителде.