Буада "Минем кече Ватаным " традицион III төбәкара фәнни–гамәли конференциясе узды.

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

5 апрель көнне Буа шәһәренең М. М. Вахитов исемендәге гимназиясе базасында традицион III төбәкара фәнни–гамәли конференциясе узды.

Конференция сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, интеллектуаль иҗатны үстерү, аларны тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Балалар бакчасы һәм мәктәп, башлангыч һәм төп мәктәп арасында фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә дәвамчанлыкны тирәнәйтү максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен аерым юнәлешләр оештырылды.  Конференциянең читтән торып уздырылган этабына Россия Федерациясенең 17 субъектыннан 188 эш керде, алар арасында Ульяновск, Оренбург, Әстерхан, Төмән, Дагыстан, Удмуртия һәм Чуашстан Республикаларыннан, Татарстан һәм башка төбәкләр. Компетентлы жюри 111 эшне төп этапка үткәрде. Тикшеренү эшләре алты секциядә якланды.

Конференциянең дәрәҗәле кунаклары профессор, КФУның географик һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Илгизәр Гайсин, профессор,КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов, "Республика Олимпия үзәге" методисты Ольга Аввакумова, Ульяновск өлкә татар милли - мәдәни автономиясенең иҗтимагый оешмасы рәисе Рәмис Сафин катнаштылар. Алар барысы да гимназиядә оештырылган III төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрүнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр. Шулай ук чара кысаларында кунаклар һәм катнашучылар балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм гимназия укучылары эшләре күргәзмәсендә булдылар, алар әзерләгән музыкаль тамаша карадылар, Буа шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар һәм районның Туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International