Буада гади авиамодельләр буенча зона ярышлары узды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Кичә, 7 апрель көнне Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге  "Яшьлек" спорт комплексы базасында Татарстан Республикасы укучылары арасында гади авиамодельләр буенча зона шәхси - команда ярышлары үткәрде.

Ярышларда республиканың 8 районыннан: Әтнә, Кайбыч, Саба, Тәтеш, Яшел Үзән, Арча, Теләче, Буа командалары катнашты.

Команда зачетында 1 урын - Яшел Үзән муниципаль районы иҗат үзәге командасы; 2 урын - Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге командасы; 3 урын-Әтнә муниципаль районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International