Бүген, 8 апрель көнне Буа муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев булып китте. Аның районга визиты барышында район башлыгы М.А. Җаббаров белән очрашу булды, анда шулай ук көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Буа районы Имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов катнашты. Очрашу кысаларында алар ислам, радикаль агымнарның, экстремизмның зыяны, үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирү турында фикер алыштылар.
Аннан мәдрәсә базасында казыйларның Буа мәдрәсәсе шәкертләре һәм Буа районы имамнары белән очрашуы булды. Җәлил хәзрәт Фазлыев җыелган халыкка вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде.