Бүген Буа шәһәренең Ял үзәгендә «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы» программасы буенча авыл җирлекләре башкарма комитетлары, районның мәгариф, мәдәният идарәләре, финанс-бюджет палатасы специалисталарының квалификациясен күтәрү буенча укулар ачылды.
Программа тыңлаучыларын Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов сәламләде. Ул бүгенге көндә өстенлекле өлкә булып торган дәүләт һәм муниципаль сатып алуларның әһәмиятен билгеләп үтте, анда нәтиҗәле хокукый җайга салу кирәклеген ассызыклады, шулай ук уку программасын үзләштерүдә уңышлар теләде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 8 нче апрельдән алып 11 нче апрельгә кадәр үткәрелә торган әлеге программа кысаларында укучылар контракт системасын оештыру алымнары, дәүләт (муниципаль) ихтыяҗлары өчен товарлар сатып алу, эшләр, хезмәт күрсәтү буенча техник бирем эшләү белән танышачаклар, электрон формада аукционнар үткәрү тәртибен караячаклар, бердәм мәгълүмати системада контрактлар реестрын алып баруны өйрәнәчәкләр. Алар алдында ТР ДУП «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» һәм ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре чыгыш ясаячак.
Программа тәмамланганнан соң һәм уңышлы тест үтү буенча катнашучылар тиешле таныклыклар алачак.