Татарстанлыларны хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

12 апрельдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр хезмәт мәсьәләләре буенча халык өчен телефон «кайнар линия» се эшләячәк, дип хәбәр итә«Татар-информ» МА, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына сылтама белән.

Гражданнарның хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе хезмәткәрләре консультация бирәчәк. "Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International