Буа шәһәренең М. Вахитова исемендәге гимназиянең "Мөстәкыйль балалар" проекттында катнашучылардан торган мобиль төркем шәһәр үзәгендә «Әзер бул! Юк, дип әйт!» акциясен үткәрде.
Балалар проект һәм акцияләрнең наркотикларга каршы символикасы төшерелгән плакат элделәр, халык белән "Канунны беләсеңме? " дигән викторина үткәрделәр һәм буалыларга наркотиклар белән теләсә нинди гамәлләр - сатып алу, саклау, транспортировкалау, сату, куллану оештыру, әзерләү, куллануга тартылу булсынмы, җинаять җаваплылыгына тартылуын аңлаттылар. Халык, үз чиратында, аларның сорауларына җавап бирделәр, законны белү турында имзалар куйдылар һәм чараның инициаторлары адресына теләкләрен калдырдылар.
Акциядә катнашучыларның берсе «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең район координаторы Руслан Смирнов булды, ул викторинаның барлык сорауларына җавап бирде һәм Буа муниципаль районы яшьләренә мәгълүмат бирү буенча теләкләрен җиткерде.
Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә, балалар 150дән артык "Закон белән таныштым" имзаларын җыйдылар.