"Преодоление" клубы әгъзаларына бәйрәм бүләк иттеләр.

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары " Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында «Преодоление» клубы әгъзалары өчен «Балаларга бәйрәм бүләк ит» дигән чара оештырдылар. Чараның төп максаты-күтәренке кәеф булдыру, балаларның ялын оештыру иде.

Акция кысаларында шәһәрнең «Версаль» кафесында хәйрия ашы оештырылды. Балаларны «Волшебники» балалар остаханәсе персонажлары - Роза, дуслык һәм мишка Тедди котлады. Аниматорлар төрле фокуслар күрсәттеләр, балаларны уеннар һәм биюләр белән җәлеп иттеләр. Чара ахырында мультгерой рәсемнәре төшерелгән һава шарлары таратылды.

"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге чара иганәчеләренә – «Версаль» кафесы, «Һава бәйрәме», «Волшебники» балалар бәйрәмнәре остаханәсенә зур рәхмәт белдерә. Хәйриячелек һәрвакыт кешенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтте. Балаларга бүләк иткән игелек сезгә йөзләтә кайтсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International