Ата-аналар игътибарына!

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

АЛКОГОЛЬСЕЗ ТОРМЫШ! Алкоголизм-патологик омтылыш, психик һәм физик бәйлелекне үстерүгә хас спиртлы эчемлекләрне системалы рәвештә куллануга китерә торган хроник авыру.  Ә барсыда сыра, джин-тоника, шәраб шешәсеннән башлана, аларның күбесе яшьтәшләреннән калышмаска теләп һәм аларның җәмгыятьләренә керергә омтылып, сиздермичә генә ситуациянең заложнигы булалар.

Аз градуслы эчемлекләр шешәсе түбәсе астында яшеренгән иренечле көч турында күп әйтелде инде. Тик хәмернең баш мие күзәнәкләренә җимергеч тәэсир итүе, шуның нәтиҗәсендә шәхеснең тискәре якка үзгәрүе, психоэмоциональ бозылулар барлыкка килүе, үз-үзеңне тоту үзгәрә һәм яшүсмер тормыш рәвеше алып бара башлый, караклыкка һәм җинаятькә кадәр төшә.

Ничек моны булдырмый калырга?

Яшүсмерләр арасында эчкечелекне иң яхшы кисәтү-ата-аналар үрнәге, аларның балалар проблемаларына игътибары. Кечкенә яшьтән баланың файдалы мавыгуы, аны түгәрәкләргә, сәнгать яки музыка мәктәбенә, спорт секциясенә яздыруы турында кайгыртырга кирәк. Бу очракта яшүсмернең  начар компаниягә очрау курынычлыгы һәм  сагыштан  эчәргә башлавы азракәмма бу чиктән тыш тәләпле булуы да нәтиҗәгә китермәячәк. Шуңа күрә алтын уртаны контрольдә тоту бик мөһим.

Әгәр дә алкоголь бәйлелеге формалашса, моның зарарлы гадәт кенә түгел, ә чир дә, сыра алкоголизмының аракыга һәвәслек кебек җитди дәвалау таләп итүен аңларга кирәк.

Хөрмәтле ата-аналар, алкоголь белән бәйле теләсә нинди проблемалар килеп чыккан очракта, вакытны югалтмыйча, консультация сорап белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International