2018 елдан бирле физик затларның милек салымнары буенча ташламалар турында гариза тәртибе үзгәрде. Россия Федераль салым хезмәтенең 14.11.2017 № ММВ-7-21/897 Боерыгы белән транспорт, җир салымнар һәм физик затлар мөлкәтенә салым ташламалары ббуенча салым бирү турында гаризаның яңа формасы расланды.
Яңа үрнәктәге гариза тутырганда салым түләүченең сайлау мөмкинлеге бар: ташлама хокукын раслаучы документларны тапшырырга, яки мондый документларның реквизитларын гына хәбәр итәргә. Соңгы очракта салым хезмәткәрләре салым түләүче тарафыннан күрсәтелгән документларны-нигезләрне биргән урынга үзләре мөрәҗәгать итәчәк, ә соңыннан мөрәҗәгать итүчегә ташламалар бирү турында мәгълүмат бирәчәк.
"Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" Интернет-сервисыннан файдаланучыларга (алга таба - Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган «Шәхси кабинет») мәгълүмат турыдан-туры аларның «Шәхси кабинеты»на җибәреләчәк.
Әгәр " Шәхси кабинет" юк икән, гражданнарга гаризаны карау нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү ысулын сайлап алу мөмкинлеге бирелә: салым органында, КФҮтә гариза бирелгән аша, яисә почта аша.
«ПЛАТОН» системасы буенча акча түләүче транспорт чаралары хуҗалары хәзер транспорт салымы буенча ташламалар бирү турындагы гаризага нигезнамәне тутырмаска мөмкин. Физик затлар милкенә ташламалы салым салуның яңа тәртибе 2018 елдан бирле гамәлдә. Исегезгә төшерәбез, милек салымнары буенча ташламалар бирү турында гариза белән теләсә кайсы салым органына, шулай ук «салым түләүченең шәхси кабинеты»аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Конкрет муниципаль берәмлектә милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында тулырак мәгълүмат белән Россия Федераль салым хезмәте www.nalog.ru сайтында «милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» сервисында танышырга мөмкин.