Интернат-йорт карамагындагылар шагыйрә Айгөл Әхмәтгалиеваның иҗат кичәсендә булдылар

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр шагыйрә, драматург, прозаик, публицист, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиеваның, шәһәрнең үзәк китапханәсендә үткән, иҗат кичәсендә булдылар.

Очрашу кысаларында шагыйрә үзенең иҗади эшчәнлеге, татар теленең киләчә турында борчулары белән уртаклашты, үз әсәрләренең геройлары прототиплары турында сөйләде. "Баланда бал тәке", "Синең өчен яшим", "Сагынган чакларымда", "Ак читек", "Хәния" - авторның кайбер китаплары. Аларның берсе бик иртә вафат булган татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи иҗаты һәм тормышы турында. Автор аны бастырып чыгару, аның барлыкка килү тарихы турында җыелучылар белән уртаклашты. Аның әсәрләренең барлык геройлары да шундый чын, танышлар, нинди генә тормыш сынаулары аша узмыйлар алар тормыш юлында.

Мәрхәмәтлек йорты социаль хезмәт алучылар шагыйрә белән очрашудан бик канәгать булдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International