Бүген, 11 апрель көнне лицей-интернатта Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров рәислегендә бу уку елында мәгариф Советының өченче киңәйтелгән утырышы узды.
Совет кысаларында Буа муниципаль районы мәгариф системасының чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек, олимпиада хәрәкәте нәтиҗәләре, милли мәгариф торышы, Буа шәһәре балалар сәнгать мәктәбе укучыларының иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру кебек актуаль мәсьәләләре каралды.
Утырыш ахырында Марат Азат улы туган телне өйрәнү рәвешләренең һәм ысулларының төрлелеге, фән өлкәләрен белүдә педагогларның компетенциясен, укучыларны олимпиадаларга әзерләү технологиясен арттыруның мөһимлеген билгеләп үтте һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.