«Буа: диалог киңлеге» фестиваленең ун театры Буа районының авыл клубларында биш мәйданчыкта үз спектакльләрен күрсәтәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова хәбәр итте.
«Быел бездә яңалык бар. Буа районы территориясендә халык театрлары, авыл һәм район мәдәният йортлары күп. Фестиваль кысаларында 5гә якын авыл мәдәният йорты мәйданчыгы, Яхшы, матур һәм ремонтланган мәйданчыклар җәлеп ителәчәк. Авыллар район үзәгеннән ерак урнашкан», - диде Лилия Садретдинова.
Фестиваль дәвамында Адав-Толымбай, Күл Черкене, Яңа Тинчәле, Иске Суыксу һәм Ташкичү авылларында ун халык театры спектакльләре күрсәтеләчәк.
"Фестиваль үз чикләрен киңәйтә. Шулай ук күрше — Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнарының театр мәйданчыклары да җәлеп ителәчәк",-дип өстәде җитәкче урынбасары.
Фестиваль дәвамында авыл халкы төрле театрлардан бик күп артистларны күрә алачак. Показлар фестивальнең off-программасына керәчәк.
Буалы мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары Буада узачак фестиваль спектакльләрен бушлай карый алачаклар.