Районда язгы кыр эшләре башланды. Аңа беренче булып “Авангард” агрофирмасының Шәмәк бүлекчәсендә керештеләр.
Биредә күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыра башладылар. Дмитрий Сидоров “Туман-2” агрегатында ике көн эчендә 200 гектарда эш башкарды. Ашламаны “МТЗ-82” тракторларында Илназ Сафин һәм Алексей Иванов ташып өлгертеп торалар.