Иске Суыксу мәктәбе заманча җиһазлана “Транснефть-Прикамье” җәмгыяте ярдәме белән. Шушы көннәрдә Иске Суыксу мәктәбенең математика, физика һәм химия кабинетларында ремонт эшләре башланып китте. Ул “Транснефть”ПАОның “Транснефть-Прикамье” акционерлык җәмгыяте эшчәнлек алып барган авыл мәктәпләренә хәйрия ярдәме күрсәтү программасы буенча гамәлгә ашырыла.
– Бу максатта безгә 5 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Аның 1 миллион сумнан күбрәге кабинетларны ремонтлау, 3,5 миллион сумы – аларны лабораторияләр, интерактив такталар, планшетлар һәм башкалар белән җиһазлау, калганы шкафлар, өстәл-урындыклар алу өчен тотылачак. Соңгыларының 80 проценты кайтарылды инде. Барлык кирәк-яраклар апрель азагына кадәр китерелергә тиеш. Килешүләр төзелгән. Ә тулаем ремонт эшләрен май ахырына төгәлләү планлаштырыла, – ди мәктәп директоры Илдус Әхмәтшин. Димәк, киләсе уку елында укучыларны төгәл фәннәрнең заманча модернизацияләнгән сыйныфлары каршы алачак.
– Безнең мәктәптә 104 бала белем ала. Аларга уку өчен тиешле шартлар тудыру белем бирү сыйфатын үстерүдә зур ярдәм, этәргеч булачагына ышанам. Без, укытучылар, өчен бу иң мөһиме. Шуңа да шәхсән үзем, коллектив һәм авыл халкы исеменнән “Транснефть-Прикамье” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Роберт Галиевка, Казан район нефть үткәрү идарәсе начальнигы Бахтияр Әсхәдуллинга һәм бу эшне оператив оештырырга ярдәм иткән муниципаль район башлыгы Марат Җаббаровка чиксез рәхмәтебезне җиткерәсем килә, – ди Илдус Гаязетдин улы. Математикадан белем бирүче Илдус Хөсәенов, химия фәнен укытучы Зөфәр Туляков, физикадан белем бирүче Лилия Хөсәенова да яңа кабинетларда эшләүләрен зарыгып көтүләрен әйтәләр. Әлегә алар дәресләрен башка сыйныфларда үткәрәләр. Яңарту эшләре башланган үз кабинетларын көн саен күздән кичерәләр.
– Шундый зур ярдәмнең безгә булачагын белгәч бик шатландык. Фән олимпиадаларында катнашуга, бердәм дәүләт имтиханнары бирүгә әзерләнү өчен шартлар тагын да яхшырак булачак, – диләр алар. Һәр укучы каршында интернет челтәренә тоташкан, заманча программалар белән ноутбуклар әлегә хыял гына. Химия дәресләрендә, мәсәлән, узган гасырның 70-80нче елларыннан калган реактивлар белән эшлиләр.
Авылларында “Студенец” нефть кудыру станциясе урнашкан искесуыксулыларның, төгәлрәге, мәктәпнең нефтьчеләрдән күргән ярдәме моның белән генә чикләнми. 2014 елда капиталь ремонт үткәрүгә 10 миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирәләр.
– Былтыр 120 мең сумга якын акчага ашханәнең өстәл-урындыкларын яңарттык, тагын музыкаль үзәкле булдык, – ди Илдус Әхмәтшин. Узган ел 36 сабый йөрүче балалар бакчасына да бүләк ясаганнар. Мөдир Резеда Мәүләтшина әйтүенчә, алар музыкаль үзәк, көндәлек куллану өчен кирәк булган суыткыч, кер юу машинасы, юа торган тузан суырткыч, кухня комбайны алганнар.
– Алардан рәхәтләнеп кулланабыз. Нефтьчеләргә рәхмәтебез зур, – ди ул.