Күчемсез милек белән алыш-биреш ясау өчен күчемсез милек реестрыннан актуаль мәгълүматлар кирәк

2019 елның 12 апреле, җомга

ТР буенча Кадастр палатасы белгечләреннән еш кына хәзерге вакытта күп еллар элек бирелгән кадастр паспорты булу-булмавын сорыйлар.

Хәзерге вакытта күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куюда кадастр паспорты хокукларны теркәү органы тарафыннан бирелми. 2017 елда аны Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында өземтә алыштырды, ул күчемсез милек объекты турындагы мәгълүматлардан тыш, хокук хуҗасы турында да үз эченә ала.

Элек ЕГРНнан өземтә кебек бирелгән кадастр паспорты аларны биргән вакытта актуаль. Күчемсез милек белән алыш-биреш ясаган очракта хәзерге вакытта актуаль белешмәләр белән күчемсез милек реестрыннан өземтә соратып алырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International