Бүген Буа туган якны өйрәнү музеенда безнең район укучылары «Татарстан гасыры»халык проектының иҗат төркеме белән очрашты. «Татармультфильм» берләшмәсе хезмәткәрләре балаларга татар Республикасы тарихы турында видеоролик күрсәттеләр, дәүләтчелек һәм патриотизм дәресе үткәрделәр. Рәссам-аниматорлар анимация һәм иллюстрацияләр буенча мавыктыргыч мастер-класс оештырдылар. Аннары балаларга «Һөнәрләр» темасына рәсемнәр ясарга тәкъдим иттеләр. Иң яхшы эшләр «Татарстан гасыры - 3» анимацион мультфильмын булдыру өчен сайлап алыначак. Проект ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган, анда Буа районының 34 укучысы катнашты.
.jpg)
.jpg)
.jpg)