Буалылар "Җиңү өчен 100 балл" Бөтенроссия акциясендә катнашучылар.

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә, 2019 елның 13 апрелендә Буа шәһәренең Лицей-интернатында медальгә дәгъва итүче 11 сыйныф укучылары белән очрашу узды. Чара "Җиңү өчен 100 балл"Бөтенроссия акциясе кысаларында узды. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан тәкъдим ителгән бу акция бөтен Россия буенча уза. Быел ул бишенче тапкыр үткәрелә. Очрашуда катнашучылар имтиханнарга ничек дөрес әзерләнергә, имтихан вакытында артык эмоциональ киеренкелекне ничек төшерергә, үзеңне реаль уңышка ничек настроить турында сөйләштеләр.

Чарада шулай ук узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар - Татарстан Республикасы Буа шәһәре Лицей-интернатының 2016 елда чыгарылыш укучысы Аникина Лия, Р. З. Сәгъдиев исемендәге урта белем бирү мәктәбенең 2017 елда чыгарылыш укучысы Карасева Яна катнаштылар,  алар үзләренең тәҗрибәләре һәм БДИга уңышлы әзерләнү серләре белән уртаклаштылар, ВУЗларда уку-укыту турында сөйләделәр.

Әлеге фән буенча йөз балл җыйган укучыларны әзерләгән рус теле укытучылары Г. М. Гыйсматуллина, З. Р. Маннапова киңәшләре, шулай ук психолог М. Г. Лошманованың киңәшләре өлкән сыйныф укучылары белән кызыксыну уятты

Очрашу ахырында унберенче сыйныф укучыларына теләкләрен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ җитәкчесе И. Ф. Ханбиков җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International