2019 елның 19-26 апрелендә "Сетевая компания" ААҖ электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр үткәрү белән бәйле рәвештә Буа электр челтәрләре электр энергиясен вакытлыча бирү түбәндәге адреслар буенча туктатылачагы турында хәбәр итә:
19 апрель көнне 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Адав-Толымбай, Ивашевка, Бикмураз авылларында тулысынча ут булмаячак.
22 апрель көнне 8:00дән 10:00гә кадәр һәм 17:00дән 19:00 сәгатькә кадәр Бикмураз авылы тулысынча утсыз калачак. Шулай ук бу көнне 9:00дән 17:00гә кадәр югарыда күрсәтелгән авылның Север урамындагы №21-42, Яшьләр урамы №27 - 29, Зеленая ур.№10 - 34 йортларда яшәүчеләр электр тапшырудан вакытлыча өзелеп торачаклар.
23 апрель көнне 9:00дән 17:00 сәгатькә кадәр Бикмураз авылы-тулысынча.
24 апрель көнне 9:00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр Казма авылында ут булмаячак.
24 апрель һәм 25 апрель көннәрендә 8: 00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Күл Черкене авылы, Озерная урамы, 2-18 нче йорт, Совет урамы, 2-8 нче йорт, идарә итү, Мирная урамы, 1-60 нчы йорт, Школьная урамы, 35-79 нчы йорт, мәчет, Яшьләр урамы, 20-89 нчы йорт, Мәчет, Үзәк урамы, 3-100 нче йорт, мәктәп, котельная, Музей, Клуб ут булмаячак.
25 апрель көнне 10: 00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Чуаш Киштәге авылында Ленин урамы, 2-28нче йорт (җөп ягы), Яңа урамы, 1нче - 19нчы йорт, Пролетар урамы, 1нче – 33нче йорт адресы буенча ут булмаячак.
26 апрель көнне 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Адав-Толымбай һәм Ивашевка авылларында яшәүчеләр тулысынча электрсыз калачак.