Пенсия фонды хезмәтләре бушлай бирелә

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге игътибар иткәнчә, Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләрне көчләп тагып, Өченче яшьтәге гражданнарны алдау очраклары ешайган.
Пенсионерларны, өстәмә акча түләп пенсияне яңадан исәпләү өчен гариза язарга тәкъдим итеп, юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар ялгыштыра.

Игътибар итегез, әлеге хезмәт пенсия фонды органнарында бушлай бирелә. Моннан тыш сез пенсия күләмен һәм башка түләүләрне Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинетында онлайн рәвештә тикшерә аласыз.

Шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

РПФның кайнар линиясе 8-800-600-44-44
ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International