Буада VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлаучылар белән очрашты.

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Кичә, 15 апрельдә, Буа муниципаль районында «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитеты кандидатларның республика халкы белән очрашуы өчен Татарстанда 100 мәйданчык оештыра. ТР Дәүләт Советына сайлауларда «Бердәм Россия» нең алдан тавыш бирүе 26 майда узачак.

«Бердәм РОССИЯ» - алдан тавыш бирү юлы белән үз кандидатларын билгеләүче бердәнбер партия. Праймериз нәтиҗәләре буенча «Бердәм РОССИЯ»партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.

Буа районында очрашуда катнашу өчен ике кандидат гариза бирде: Гайзатуллин Ринат Рәүф улы - бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык - төлек сәясәте буенча урынбасары һәм Яһудин Шакир Шаһәд улы-бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе. Очрашуда шулай ук кунаклар – «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Самигуллин Марат Тәлгать улы һәм партиянең җирле бүлекчәсе депутатлар фракциясе җитәкчесе, Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Еремеев Илдар Фәрит улы катнашты.

Очрашуда ике йөздән артык сайлаучы катнашты. Кандидатлар башкарылган эшләр турында үзләренең отчетлары белән чыгыш ясадылар. Район халкы үзләрен борчыган сорауларны бик актив бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International