Буада «Татарстан Республикасы грантлары» семинары узачак

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Татарстанның Буа, Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы районнары коммерциячел булмаган оешмаларын «Татарстан Республикасы грантлары»семинарына чакырабыз!

Дата: 2019 елның 16 апреле
Вакыт: 12.30 сәгатьтән (озынлыгы якынча 2 сәгать)
Урын: Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәге (Буа шәһәре, Космовский ур., 91)
Катнашу бушлай. Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре чакырыла. Әгәр дә сездә әзер гаризалар яки гаризалар проектлары бар икән, аларны үзегез белән эксперт бәяләү өчен алыгыз.
Инде хәзер үк «Лукойл» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары якынаюында һәм Президент грантлары фондының икенче конкурсы уза. Мөмкинлекләр күп! Гаризаларны төзү һәм рәсмиләштерү мәсьәләсенә дөрес карарга гына кирәк.
Өстәмә мәгълүмат ciss.rt@mail.ru яки +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 211, 212)
"Татарстан Республикасы грантлары- мәгълүмати-белем бирү курслары" проекты социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр исәбеннән гамәлгә ашырыла.
Проект өстендә «Генезис» мәгариф үзәге, Казан (Идел буе) федераль университеты, социаль өлкә инновацияләр үзәге (СЮ КБО ярдәме ресурс үзәге), Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды, инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге, актив яшьләр корпорациясе эшләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International