Менделеевск шәһәрендә көнчыгыш көрәш буенча Кобудо Татарстан Республикасы Кубогы узды. Чарада Татарстан Республикасының 15 шәһәреннән һәм районыннан 600дән артык спортчы катнашты. Әлеге ярышларда карате бөтендөнья конфедерациясе версиясе буенча Татарстан Республикасының иң яхшы клубы «Ак Барс» клубы («Батыр»балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе) катнашты. Анда 4 спортчы – М.Вахитов исемендәге мәктәптән Миләүшә Латыйпова, Азамат Хәсәнов катнашты, Р.Сагдеев исемендәге мәктәптән Камилла Чернеева, 2 нче лицейдан Кирилл Сергейчев катнашҗылар. "АК Барс" клубы спортчылары кумитэ (бои), нунчак кумитэ һәм ката дисциплиналарында чыгыш ясадылар. Янә «Ак Барс» клубы шаккаттыргыч нәтиҗә күрсәтте.
Миләүшә Латыйпова өч дисциплинада беренче урыннарны яулады. Камилла Чернеева нунчак кумитэ һәм ката буенча корал белән беренче урыннарны яулады. Кумитэда киеренке көрәштә икенче урын алды. Сергейчев Кирилл кумитэ һәм катада корал белән беренче урынны алды. Нунчак кумитэда икенче урын алды. Азамат Хәсәнов кумитэда беренче урынны һәм кораллы катада икенче урынны алды. Шул рәвешле «Ак Барс» клубы Буа өчен 8 алтын медаль һәм өч көмеш медаль яулады. Моннан тыш, Миләүшә Латыйпова спорт мастерына кандидат нормативын үтәде. Хәсәнов Азамат өлкәннәр разряды нормативын үтәде. Камилла Чернеева һәм Кирилл Сергейчев 1 яшүсмерләр разряды нормативын үтәделәр. «Ак Барс» клубы Татарстанда иң яхшы клуб булып тора. Без алга таба да уңышлар телибез!