Буа шәһәрендә яшәүче 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Шушы көннәрдә Буа шәһәрендә яшәүче Юнысова Зәйтүнә Кәрим кызы үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Лаеклы ялга Зәйтүнә апа «Таң» колхозыннан киткән, төрле эштә эшләгән. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны, тыл хезмәтчәнен бер гасырлык юбилее белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев котлады. Ул юбилярга нык сәламәтлек, бәхет, якын-тирәдәге кешеләрнең кайгыртуларын теләде, Зәйтүнә Кәрим кызына Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International