"Яшүсмер" клубында һөнәри юнәлеш бирү буенча чара узды

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Яшүсмер» клубы әгъзалары өчен "һөнәрне танып ал"дигән темага планлы чара уздырганнар. Чараның максаты-яшүсмерләрне хезмәт фәне буенча һөнәрләр классификациясе белән таныштыру, эшчәнлекнең төрле төрләре белән кызыксыну уяту.

Чара уен формасында үтте, яшүсмерләр конкурсларда, уеннарда, дискуссияләрдә катнаштылар. Социаль педагоглар төрле һөнәрләр турында презентацияләр күрсәттеләр. Мондый чаралар яшүсмерләргә үзләренең профессиональ киләчәге турында уйланырга мөмкинлек бирә, балаларда эшчәнлекнең төрле төрләре белән танышырга кызыксыну уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International