Бүген Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәген комплектлау буенча киңәшмә уздырды. Район Башкарма комитетының утырышлар залында узган очрашуда Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, Казан шәһәре мәктәптән тыш эшләр республика үзәге җитәкчесе Ранис Идрисов, Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Эдуард Сафин, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмә барышында Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге үсеше мәсьәләләре каралды, үзәкнең яшь буынны укытуның яңа һәм заманча шартлары өчен башка мәгариф һәм сәнәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр кертелде.