Быел шәһәр яңа скверлы булачак. Ул район мәдәният йорты артында төзелә, беррәттән аның янындагы территорияләр дә уңайлыландырылачак.
Район башкарма комите-тының архитектура бүле-ге начальнигы Ринат Гыйльфанов белдерүенчә, әлеге төзелеш 75 миллион сум акчага башкарыла. Бу сумма узган ел Россия Төзелеш министрлыгы игълан иткән “Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите тудыруның иң яхшы проектлары” конкурсы финалына чыккан өчен республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
– Бүгенге көндә мәдәният йорты артындагы территорияне иске корылмалардан, агачлардан чистарту эшләре башланды. Районның төзелеш оешмаларын җәлеп итәргә исәплибез, - диде Ринат Мансурович.
Аның сүзләренә караганда, сквер ясаудан тыш, өлешчә Р. Люксембург, К. Зыятдинов, Арефьев, Ефремов урамнарын да төзекләндерү дә планлаштырыла. Ә скверга кил-гәндә, ул ял итү, спорт белән шөгыльләнү һәм балалар мәйданчыгы зоналарына бүленәчәк. Буа-лыларның актив ялы өчен велоюллар, тренажерлы мәйданчык куела, балаларга – күпфункцияле уйнау мәйданчыгы. Ә гому-мән алганда, скверның проектында традицион архитектура элементлары да күп урын алган. Болар – яшеллек, эскәмияләр, декоратив яктырткычлар, чүп савытлары, газонлы-брусчаткалы мәйдан өс-леге һәм башкалар.
Буалылар әлеге яңалык-ның тормышка ашуын көткән арада яңа скверга исем сайлый башладылар. Бу уңайдан Инстаграмдагы official_buinsk рәсми аккаунтында сораштыру үткәрелә. Хәзерге көндә район халкы үз тәкъдим-нәрен кертеп, 300дән күбрәк комментарий калдырганнар. Шулай ук постта скверның проекты күрсәтелгән.