ОСАГОда үзгәрешләр кемнәр өчен отышлы?

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Агымдагы ел башыннан автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүдә  (ОСАГО) яңалыклар керде. Алар нигездә полис бәясен исәпләп чыгаруга кагыла. Автомобильчеләрнең кайсылары отачагы, кемнәргә күбрәк чыгым тотарга туры килүе турында аңлатуын сорап “Росгосстрах”ның Буа шәһәрендә агентлыгы җитәкчесе Шамил Садриевка мөрәҗәгать иттек.

– Йөртүчеләрне иң элек авариясез йөргән өчен “бонус-малус”ның ничек исәпләнүе кызыксындыра.

– Россия банкының ел башыннан үз көченә кергән яңа Күрсәтмәсендә авариясез йөртү өчен коэффициентны (КБМ) исәпләү таблицасы үзгәрмәде диярлек. Үзгәрешләр исә әлеге коэффициентны куллану кагыйдәләренә кертелде. Моңа кадәр КБМ йөртүчене иминиятләштерү елы төгәлләнгән вакытта исәпләнсә, быелдан ул полисның тулы елы кайчан башланып, кайчан төгәлләнүенә карамастан, бары 1 апрельдә исәпләнәчәк. Икенчедән, йөртүче исеменә рәсмиләштерелгән берничә ОСАГО полисы булганда да хуҗа өчен “бонус-малус” коэффициенты бер генә булачак. Аның минималь булганы, ягъни ташламаның иң зурысы сайланачак. Моңа кадәр күрсәткечләр төрле булырга мөмкин иде. Өченчедән, йөртүче иминиятләштерүдә  “тәнәфес” ясаганда, КБМ юкка чыга иде. Хәзер коэффициент базага кертелә, шулай ук һәр апрель кабат исәпләнә һәм йөртүче ОСАГО полисларында озак вакыт “күренмәгәндә” дә саклана.

– Стаж һәм яшь буенча исәпләүдә нинди үзгәрешләр бар?

– Монда яңалыклар күбрәк кертелде. Исәпләүләр элекке кебек 4 түгел, ә 58 күрсәткеч буенча үткәрелә, ягъни ОСАГО сатып алучылар яшь зурлыгына һәм йөртү стажына карап, 58 категориягә бүленгән. Аларның һәрберсе өчен база тарифы бәясен күтәрүче яисә түбәнәйтүче коэффицент билгеләнгән. Иң зур – 1,87 коэффиценты иң аз стажлы һәм 22 яшькәчә булган (әлеге яшьне кертеп) йөртүчеләр өчен кулланылачак. Ул яшь һәм стаж зурлыгына карап, кими бара һәм өч елдан ким булмаган стажлы 59 яшьтән өлкәнрәк автомобиль йөртүче өчен 0,93кә кала.

Сүз уңаеннан, полисның тулы бәясе автомобильнең егәрлеге, аны теркәү шәһәре кебек коэффициентларга да бәйле. Алар база  тарифына тапкырлана. Коэффициентлар 1дән  кимрәк булганда, бәя кими, югарырак икән – күтәрелә. Тагын иминиятләштерү елы дәвамында авария ясаган очракта да, ул артачак. Шулай ук авария ясаучы исеме кертелгән һәр полис хуҗасы өчен дә. Шуңа да һәр йөртүчегә юлларда сак булыгыз, диясе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International