Шушы көннәрдә Татарстанның муниципаль берәмлекләр Советы үткәргән “Муниципаль идарә итү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” конкурсы җиңүчеләре игълан ителде. Алар арасында буалылар да бар.
“Шәһәр һәм авыл җирлегенең иң яхшы җитәкчесе” номинациясенең җиңү Дипломы муниципаль район башлыгы Марат Җаббаровка бирелде. Ә Яңа Тинчәле авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышев “Муниципаль хуҗалык һәм тормышны тәэмин итү системасы” номинациясендә бүләкләнде.
“Татарстанның иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре” конкурсында да безнекеләр уңыш казанды. Төрле призлы урыннар алган “Студентлар”, “Мелиоратор”, “Завод” үзидарәләре җитәкчеләре Диплом һәм грант алдылар.