Буалылар тоталь диктант язды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Узган шимбәдә буалылар тоталь диктант язды. Быел аңа 55 кеше кушылды. Ул ветеринария техникумында узды. 

Ветеринария техникумы, медицина училищесы студентлары, шәһәр мәктәпләре вәкилләре “ЗУЭС”, район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре бер аудиториягә генә сыешмадылар. Текст авторы — журналист Павел Басинский М. Горькийның “На дне” әсәренә багышланган язмасын экран аша үзе укыганнан соң алар ике аудиториягә бүленделәр. Диктант язучыларга аларны тоталь диктантны оештыру кураторы Дания Сәгыева, куратор-филолог Гөлнара Латыйпова укыдылар. Дания Ибраһимовна белдерүенчә, диктантларны тикшерү әле дәвам итә. “Бишле”ләр саны 14кә җиткән инде. Акциядә катнашучылар билгеләрен техникумга килеп тә, 27 апрельдән соң Тоталь диктантның рәсми сайтында да белә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International