Басуларның чын хуҗалары

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

“Коммуна” хуҗалыгында районда беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керештеләр. Беренче булып кырга дым туплау агрегатлары, туфрак бераз җилләгәч минераль ашлама кертү агрегатларында механизаторлар эшне башлады.

Хуҗалыкта элек-электән җиргә карата сакчыл караш хөкем сөрә. Технологияне төгәл үтәүгә игътибар бирелә. Механизаторлар җаваплы чорга ныклы әзерләнделәр. Казма авылына җитәрәк ике “Т-70” тракторы дым туплый иде. Кыр башына беренче булып Рөстәм абый Галәветдинов туктады. Бик тәҗрибәле тракторчыларның берсе ул. 45нче язын чәчүдә катнаша. Лаеклы ялда булса да, өйдә кул кушырып утырырга яратмый. Хезмәттәше Фәнил Габитов белән ул көнне 56 гектарда шикәр чөгендере чәчеләчәк мәйданда дым туплаганнар.

Килдураз кырында Рафыйк Шакирҗанов “К-744” тракторында туфрак эшкәртә иде. Мин дә аның белән беркүпме утырып кыр әйләнергә булдым. Узган көздән басу тигез итеп сукалангач, агрегат та җиңел бара. Тырмаларга үсемлек калдыклары да тыгылмый.

– Бу участокта баткак урыннар да очрый, шуңа бик игътибарлы булырга кирәк. Агрегат җимерелмичә эшләгәндә сменага 80 гектар  эшкәртеп була,- ди ул.

Директор Сәлим Даутов машинасында Күзби кырында күпьеллык үләннәрне минераль ашлама белән тамырдан тукландыруда катнашучы механизаторлар янына да сугылдык. Нәсыйх Абидуллов 30нчы язын каршылый.

Дамир Миначев эш шартларыннан канәгать. Туфрак эшкәртү агрегаты да яңа аның. Көнгә 62 гектарда дым туплый ул. Үз эшен зур төгәллек белән башкаручы “МТЗ-1221” тракторчысы Рамил Җиһаншин янына да тукталдык. Өчмунча авылы егете ел әйләнәсе трактор руле артында. Хәзер дә көнлек эш заданиесен арттырып үтәп бара.

Ындыр табагында да кызу эш кайный. Реализацияләүгә элиталы орлык әзерләнә. Чәчүлек материалны төрле авыруларга каршы химик препаратлар белән эшкәр-түне махсус звено башкара. Бер үк вакытта Ирек Насретдинов җитәкчелегендәге бригада ашлык чистарту һәм машиналарны төзекләндерү белән мәшгуль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International