Буада "Умники и умницы " интеллектуаль конкурсының муниципаль этабы узды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген Буа шәһәренең "Әкият" балалар бакчасы базасында район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, куст этапларында җиңүчеләр арасында «Умники и умницы» интеллектуаль конкурсының муниципаль этабы узды. Бәйге безнең районның 18 катнашучысын берләштерде. Сынаулар катлаулы, әмма катнашучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Балалар үзләренең эрудициясен һәм белемнәрен күрсәтеп, барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр.

Абсолют җиңүчеләр: «Светофорик» балалар бакчасыннан Закирова Диләрә һәм Камартдинов Рәхим, "Әкият" балалар бакчасыннан Кузьмин Ярослав, "Йолдызкай" балалар бакчасыннан Камалетдинова Әминә. Барлык катнашучылар да мактау грамоталары һәм кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International