Яшүсмерләрне балигъ булмаганнарның хокукый җаваплылыгы белән таныштырдылар

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районының "Гармония " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары С. В. Шакирова һәм К. С. Князева 3 нче социаль участогында «Закон һәм кыйммәтләр» программасы буенча "Балигъ булмаганнарга хокукый җаваплылык " темасына яшүсмерләр белән төркемле дәрес үткәрделәр. Әлеге чарада 25 яшүсмер катнашты.
Чараның төп максаты-балигъ булмаганнарның җаваплылыгын билгеләүче ТР төп законнары белән танышу. Белгечләр аралашу барышында рольле уеннар, дискуссияләр үткәрде. Ахырда, "Ни дәрәҗәдә сез зирәк» дигән темага белем дәрәҗәсен ныгыту өчен тест үткәрделәр. Белгечләр фикеренчә, мондый чаралар яшүсмерләрнең белем дәрәҗәсен кисәтү һәм арттыруга, уяу һәм җаваплылык хисләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International