Буалылар, битарафлык күрсәтмәгез

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

17 апрельдән Буа районында «Россия балалары-2019» оператив-профилактик операциясенең беренче этабы старт алды, ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Профилактик чараның максаты-яшүсмерләр арасында наркомания таралуны кисәтү һәм аларны җинаятьчел мохиткә җәлеп итү фактларын ачыклау.

Буалылар, мондый фактлар турында, безнең шәһәрдә, районда наркопритоннар оештыру турында  белсәгез кичекмәстән 8 (84374) 3-12-88 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Сезнең шалтырату яшьләрне, бәлки сезнең якын кешегезне дә дөрес түгел юллардан саклап кала алыр, битарафлык күрсәтмәгез. Бу афәтне бергәләп көрәшкәндә генә җиңеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International