13-14 апрель көннәрендә Татарстан Республикасының бокс федерациясе Буа филиалы боксчылары «ХАН» көрәш спорт клубы һәм Югары Ослан районы спорт мәктәбе призына егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча беренче ачык турнирда катнаштылар. Идел аръягы зонасы, Яшел Үзән, Биектау районнары, Казан, Марий Эл шәһәрләреннән һәм районнарыннан 130 катнашучы җыелган әлеге турнирда безнең өч яшь боксчы призлы урыннар алды.
Үзләренең яшь һәм авырлык категорияләрендә Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Руслан Лебедянский һәм лицей-интернат укучысы Иван Бызов беренче урыннарны яуладылар. Иске Суыксу мәктәбеннән Булат Низамов икенче булды.
Спортчыларыбызны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез.